18 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Малайлар, кызлар туп типте
14-15 ноябрь көннәрендә «Батыр» спорт комлексында 2003-2004 елларда туган малайлар, кызлар мини-футбол буенча үз осталыкларын сынады. Бөтенроссия Спартакиадасының региональ этабы кысаларында зона туры ярышларында 8 районнан килгән команда катнашты. Егетләр һәм кызлар мини-футбол уеннарында теләп катнашабыз диделәр. Ярышта беренче урынга - Саба, икенче урынга - Теләче, өченче урынга - Арча...
-
“Гром”, “Алмас” – АЛГА!
Шәтке егет-кызлары элек-электән спорт белән дус халык, моның асылы әлбәттә, шәкертләре өчен җан атып, ихлас күңелдән яшьләрне дәртләндереп, үзе дә һәрчак яшь күңелле тренер - Илнар Фәрит улы Җәләевтан дисәң, бер дә ялгыш булмас. Әйе, районыбызның әлеге төбәгендә хоккейны үз итәләр. Хоккей җене кагылган егет-кызлар, футбол белән дә кызыксына. Шушы...
-
Юл буендагы һәйкәлләр безне кисәтә
Машинада барганда һәрберебез игътибар итә: юл буйларында истәлек ташлары - һәйкәлләр көн саен арта бара. Аларны күрәбез дә сүзсез калабыз, күпме кешенең, әле гомер уртасына да аяк басарга өлгермәгән яшьләрнең, сабыйларның юл һәлакәте аркасында йөрәге тибүдән туктый. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, транспорт казасында ел саен 1 миллион 300 мең...
-
Укучылар арасында беренче оста
Күптән түгел Казан шәһәрендә кул көрәше буенча узган республика беренчелеге белән чемпионатының тантаналы ачылышында Теләче урта мәктәбе укучысы Андрей Ершовка "Кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы" дигән мактаулы исем бирелгән иде. Әлеге уңышы белән Андрейны һәм аның тренерын Айрат Кыямовны "Эшлекле шимбә" киңәшмәсендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуруллин...
-
Ветеранны җитәкчеләр тәбрикләде
Екатериновка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Секарин 13 ноябрь көнне туган көнен билгеләп үтте. Аңа бу көнне 95 яшь тулды. Шул уңайдан, ветеранны тәбрик итәргә Екатериновка авылына муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, Теләче авыл җирлеге...
-
Ушу буенча дөнья чемпионаты Казанда узачак
2017 елда Казан ушу буенча дөнья чемпионатын кабул итеп ала. Бу хакта Индонезиянең Джакарта шәһәрендә узган Халыкара Ушу федерациясе утырышында билгеле булды. Дөнья чемпионатын уздырырга теләк белдерүче кандидат-шәһәр буларак Казанны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов тәкъдир итте. Министр үз чыгышында Казанның халыкара ярышлар уздырудагы уңышлы тәҗрибәсенә тукталды,...
-
Төнге Хоккей Лигасын теләчелеләр ачып җибәрде (Видео)
14 ноябрь көнне Байлар Сабасында Төнге Хоккей Лигасының 5-нче, юбилей сезонының ачылышы булды. Шунсы игътибарга лаек, ачылыш уенында "Любитель" 18+" дивизионыннан бары ике команда - безнең "Теләче" һәм Сабаның "Тимерхан" командалары катнашты. Ачылыш тантанасы бик яхшы, күңелле үтте. Матч башланганчы "Нарат" спорт комплексында искиткеч шоу булды, тәнәфесләр вакытында күңел ачу...